Бәрәңгеләр утыртмыйлар,
Чөгендере бар бераз.
Сыер, сарыклар бетте инде,
Ике тавыкта. бер каз.
Күкәй салмый, ата каз.
--------------------------------------
Печән чабып тилмермиләр,
Кирәк түгел утыннар.
Сыер савып, көтүгә кумый,
Ялкау хәзер хатыннар.
Авылдан дигән сүзе калды,
Җиңел инде заманнар,
Ялкауланды хатыннар.
________________________
Балалар да күп тапмыйлар,
Икедән дә узмыйлар.
Дүртне, бишне табарлар иде,
Хәзер мунча якмыйлар,
Икедән дә узмыйлар.
_________________________
Печән чабып тилмермиләр,
Кирәк түгел утыннар.
Сыер савып, көтүгә кумый,
Ялкау хәзер хатыннар.
Авылдан дигән сүзе калды,
Җиңел инде заманнар,
Ялкауланды хатыннар.
__________________________
Урманнарда печәннәр кибә,
Чабылмыйча егылып.
Эш дигәнне белми балалар,
Таңга кадәрле утырып,
Интернетка табынып
__________________________
Печән чабып тилмермиләр,
Кирәк түгел утыннар.
Сыер савып, көтүгә кумый,
Ялкау хәзер хатыннар.
Авылдан дигән сүзе калды,
Җиңел инде заманнар,
Ялкауланды хатыннар.
Комментарии 0
Загрузка комментариев…
Пока нет комментариев.